Әлмәт медсанчастенда дәвалауның яңа технологияләрен кертүне дәвам итәләр

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
3-4 июньдә “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда, Biosense Webster компаниясенең нефлюорюороскопик CARTO 3 электромагнит навигациясе системасын кулланып, радиоешлыклы аблация операцияләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Анда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан аритмология белгечләре катнашты. Мондый навигация системасы куллану пациентларга йөрәк ритмының иң катлаулы бозылу очракларында операция ясарга мөмкинлек бирә.

Мондый системаның үзенчәләге рентген нурланышы булмауда. Операция вакытында кеше аңында була, наркоз бирелми, кисү-яру юк, авыртырмый.

2 көн мастер-класс вакытында 8 кешегә операция ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International