Кояшлы Куба бер кичкә Әлмәткә килде

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Ял көне мәйданчыгы әлмәтлеләрне җылы шимбә кичләре белән куандырып тора. Бу юлы шәһәр кешеләре һәм кунаклар Латин Америкасының социаль биюләре көйләре һәм ритмнары белән ләззәтләнделәр. Alma Salsera и «Время танцевать» бию клубларына йөрүче яшьләр шарлавыклы буаларда музыкаль һәм бик динамикалы мастер-класс үткәрделәр. Латин Америкасы музыкасының дәртле мотивлары ял итеп йөрүче кешеләрнең игътибарын җәлеп итте. Сальса, руэда, меренге, бачата элементлары парларга бию барышында парларын алыштырырга, бию мәйданында, таралып китеп, үзләрен иркен тотарга мөмкинлек бирде. Мондый биюләр белән мавыгуны биш ел элек Әлмәткә Казаннан, аннан да элегрәк АКШтан Alma Salsera студиясенең җитәкчесе Тимур Җаппаров алып кайткан иде.

Бу кичтә Латин Америкасы биюләренә өйрәтүче Елена Семисынова үзе кебек үк мавыккан кешеләр белән җыелган кешеләрне дә җәй рухы белән дәртләндерде, Куба сальсасының һәм Кариб латинасының төп “фишкалары” белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International