Наркотик белән исергән кешене тоткарларга ярдәм итте

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Статистика күрсәткәнчә, киң колач белән “Наркотиксыз тормыш” акциясе үткәрү вакытында Наркоконтроль идарәсенең “ышаныч телефоны”на шылтыратулар алдагы ай белән чагыштырганда 35%ка күбрәк булган.

Әлмәттә яшәүче бер хатын-кызның вакытында шылтыратуы ярдәмендә наркоконтроль хезмәткәрләре наркотик кулланып исерү хәленә килгән 30 яшьлек ир-атны тоткарладылар. Аның кесәсендә бер партия гашиш табылды. Ир кеше наркотик матдәне үзе куллану өчен генә түгел, иптәшләре өчен дә алуын таныды.

2014 елның 26 маенда кабул ителгән закон нигезендә врач билгеләвеннән башка наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучы кешеләр суд тарафыннан наркоманиядән дәвалануга , шулай ук медицина-социаль реабилитация үтәргә мәҗбүр ителергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International