Әлмәттән “Хәерле кич” командасы КВН музыка фестивалендә катнашачак

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
10 июньдә халыкара КВН берлегенең беренче форумы кысаларында Казанда Югары лига, Премьер-лига, Беренче һәм Үзәк лигалар катнашында КВН музыка фестивале була.

Фестиваль “Голосящий КиВиН”ның юбилей фестиваленә сайлап алу статусында үтәчәк. Татарстаннан фестивальдә Беренче лига ярымфиналчылары булган ике коллектив катнаша. Берсе Казаннан, икенчесе Әлмәттән “Татнефть” ААҖнең “Хәерле кич” дигән җыелма командасы.

Музыкаль фестивальнең гала-концерты 10 июньдә “Пирамида” комплексында була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International