ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан республикасында Казахстаннан яшерен кайтарылган контрафактлы алкоголь сату очраклары дәвам итә. Бу хәл республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында күбрәк очрый. Итәк асыннан сатыла торган аракы очсыз очсызын, ләкин аны эчкән кешеләрнең теге дөньяга китү очраклары да булып тора.
19 июльдә Шарлавыклы буаларның югарыгысында чираттагы “Ял көне мәйданчыгы” булды. Сәхнәдә “Нефтьче” мәдәният сарае иҗат коллективлары һәм артистлары: “Әлмәт егетләре” татар вокаль ансамбле, “Каприс” эстрада ансамбле, Рамил Галимҗанов, Олеся Елистратова, Луиза Якупова һәм Лилия Шахмаметова чыгыш ясады.
Җәй ял итү өчен генә түгел, диспансерлаштыру үтү өчен дә уңай вакыт. Сезне буш кабинетларда медицина хезмәткәрләре көтә, алар ниләр эшләргә кирәген әйбәтләп аңлаталар, белгечләргә җибәрәләр.
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов юл-транспорт инфраструктурасының торышын даими контрольдә тота. 20 июльдә ул шәһәрнең йорт тирәзсе территорияләрендә ремонт эшләренең барышын карады. Рейдта район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Мәк-2014” оператив-профилактика операциясе барышында Татарстан наркоконтроле хезмәткәрләре үз квартирында 1 килограммнан артык марихуана саклаган 33 яшьлек ир-атны тоткарладылар. Ул наркотикларны шикәр капчыгында саклаган.
Татарстанда 14-20 июльдә 103 тапкыр талпан кадалу очрагы теркәлгән, 35ендә балалар зыян күргән.
28 июльдә Ураза гаете була. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла, шул исәптән Казанның 53 мәчетендә Ураза гаетенә багышланган намазлар, бәйрәм вәгазьләре укылачак. Төп бәйрәм чарасы Казан кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә уздырыла. Гаетне 4 сәгать 50 минутта башлау һәм 5 сәгать 35 минутта тәмамлау ниятләнә.
Көндез ТР территориясендә 20-25 градус җылы булуы көтелә


Татарстанның ял зоналарында сулыкларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, бары тик алты пляжда гына су сыйфаты гигиена нормаларына туры килә

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Яңа Кәшер авылында комбайннар парады булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International