Әлмәттә полицейскийлар наркопритонга “йозак салдылар”

2014 елның 22 июле, сишәмбе
“Мәк-2014” оператив-профилактика операциясе барышында Татарстан наркоконтроле хезмәткәрләре үз квартирында 1 килограммнан артык марихуана саклаган 33 яшьлек ир-атны тоткарладылар. Ул наркотикларны шикәр капчыгында саклаган.

Закон бозучыны район наркоконтроль идарәсенең “ышаныч телефоны”на килгән хәбәр ярдәмендә тоту мөмкин булды.

Бу кеше якын-тирә авыллардан кыргый киндер җыеп кайта икән, бергәләп наркотик куллану өчен өенә әшнәләрен дә чакыра торган булган. Квартирдан ис килеп тору, төннәрен шикле кешеләр җыелу, подъездда дару каплары күренү күршеләрен борчымый калмаган, әлбәттә.

Тотылган вакытта бу кеше наркотик исереклегендә иде. Гаҗәп тә түгел, чөнки ул инде 15 ел врач-наркологта исәптә тора. Аны шуннан башка нәрсә кызыксындырмый да.

Наркотик матдә саклаган өчен бу кешегә РФ Җинаять кодексының 228 маддәсенең 1нче өлеше буенча гаепләү белдерелде, аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Шундый ук җинаять өчен ул 2012 елда шартлы рәвештә 3 елга хөкем ителгән булган, анысы да исәпкә алынмый калмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International