Әлмәтлеләрне диспансерлаштыруга чакыралар

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Җәй ял итү өчен генә түгел, диспансерлаштыру үтү өчен дә уңай вакыт. Сезне буш кабинетларда медицина хезмәткәрләре көтә, алар ниләр эшләргә кирәген әйбәтләп аңлаталар, белгечләргә җибәрәләр. Диспансерлаштыру чыгымнарын федераль бюджет күтәрә, гражданнарга ул бер тиенгә дә төшми. Бүген медицина тикшерүе үтәсегезне җитәкчегезгә әйтеп куясыз да, иртәгә иртән ач карыннан үз поликлиникагызга барасыз, 2-3 сәгатьтә анализлар да бирәсез, тиешле тикшерүләрне дә үтәсез. Бу сезне иң хәтәр авырулар азып китүдән саклар.

Врачлар каравының һәм диспансерлаштыру вакытында үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре маршрут картасына яки медицина карточкасына “Диспансерлаштыру” дигән тамга белән кертелә, сәламәтлек паспорты тутырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International