Законсыз алкоголь: гомер бәясе бер шешәме?

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Татарстан республикасында Казахстаннан яшерен кайтарылган контрафактлы алкоголь сату очраклары дәвам итә. Бу хәл республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында күбрәк очрый. Итәк асыннан сатыла торган аракы очсыз очсызын, ләкин аны эчкән кешеләрнең теге дөньяга китү очраклары да булып тора.

Әлмәт территориаль органы мәгълүматларына караганда, 2014 ел башыннан бирле районда 4265,4 литр исерткеч эчемлекләр законсыз әйләнештән алынган. 1 июльгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан 1679,62 литр алкоголь юк ителгән.

Әгәр сезгә законсыз алкоголь продукциясе тәкъдим итәләр икән, 22-21-66 телефонына шылтырата аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International