Әлмәттә 3 кеше талпаннан зыян күргән

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Татарстанда 14-20 июльдә 103 тапкыр талпан кадалу очрагы теркәлгән, 35ендә балалар зыян күргән.

Быел Татарстанда барлыгы 3180 талпан тешләү очрагы исәпкә алынган, шул исәптән 760 балага талпан тигән.

Барлыгы 622 талпан тикшерелгән, шуларның 326сы кешеләрдән алынган талпаннар. 24 талпанда энцефалит микроблары булган: Казанда – 4, Әлмәттә – 3, Питрәч районында – 1, Яшел Үзән районында – 2, Балык Бистәсе районында – 3, Яңа Чишмә районында – 1, Югары Ослан районында – 5, Биектау районында – 1.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International