Татарстанның алты пляжында гына су гигиена нормаларына туры килә

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Татарстанның ял зоналарында сулыкларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, бары тик алты пляжда гына су сыйфаты гигиена нормаларына туры килә, дип хәбәр ителә Росссия кулланучылар берлеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе сайтында.

Болар - Мамадышның “Шәһәр пляжы”, Яшел Үзән “Шәһәр пляжы”, Казанда “Локомотив” (Идел елгасы), “Нижнее Заречье” (Казансу елгасы), “Глубокое” күле һәм Дәрвишләр бистәсендә “Комсомольское” пляжы (ясалма сулык).

Суны тикшерү нәтиҗәләре буенча, калган сулыклар гигиена нормаларына туры килми. Җаваплы оешмаларга һәм муниципаль берәмлекләр хакимиятләренә “коену тыела” дигән аншлаглар кую турында хатлар җибәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International