Әлмәттә комбайннар парады

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Бүген Яңа Кәшер авылында комбайннар парады булды. Районда урып-җыю эшләре һәр елны шуннан башлана. Традицион парадка Мәҗит Салихов белән район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл башлыклары, авыл хуҗалыгына бәйле тармакларның белгечләре җыелган иде.

Башта техника белән танышу булды. Авыл хуҗалыгы белгечләре хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын урып-җыю техникасының гына түгел, автоүлчәгечләрнең дә төзеклегенә игътибар иттеләр.

Очрашуның пленар өлешен район башлыгы Мәҗит Салихов үткәрде. Ул бүген, 21 июль көнне Әлмәт районында урып-җыюга рәсми старт бирелүен әйтте. Барлыгы 45 мең гектар мәйданда бөртекле культураларны җыеп аласы бар, бер комбайнга уртача 300 гектардан артык туры килә. Район башлыгы барлык эшләрне сентябрьгә кадәр төгәлләргә омтылу бурычын куйды.

Урып-җыю кампаниясен район башлыгы Мәҗит Салихов көндәлек контрольдә тота. Район хакимияте каршында махсус штаб төзелде, ул урып-җыю эшләренең барышын көндәлек тәртиптә контрольдә тотачак, килеп туган кыенлыкларны тиз арада хәл итү чарасын күрәчәк.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International