Җылы, ләкин җилле һава торышы була – Татарстан синоптиклары

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Татарстанда җылы, лкәин җилле һава торышы була, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Көндез республикада урыны белән 15 м/с кадәр төньяк-көнбатыш җилнең көчәюе көтелә. Амашынучан болытлы һава урнаша. Урыны белән көнчыгыш районнарда бераз яңгыр явачак.

Төнлә Казанда 7-10, көндез 22-24 градус җылы булуы көтелә. Төнлә республикада - 5-10, көндез - 20-25 градус җылы.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International