Ураза гаете җитә. Татарстанда төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә уздырыла

2014 елның 22 июле, сишәмбе
28 июльдә Ураза гаете була. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла, шул исәптән Казанның 53 мәчетендә Ураза гаетенә багышланган намазлар, бәйрәм вәгазьләре укылачак. Төп бәйрәм чарасы Казан кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә уздырыла. Гаетне 4 сәгать 50 минутта башлау һәм 5 сәгать 35 минутта тәмамлау ниятләнә.

Кол Шәрифтә бәйрәм намазына кадәр башта Коръән-хафизлар Коръән укыячак. 4 сәгать 50 минутта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь сөйләячәк, 5.20дә гает намазы укыла, 5.30 да - хөтбә.

"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалыннан Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе 4 сәгать 40 минутта башлана.

"Татарстан - Яңа гасыр" каналы мөселманнарның күркәм бәйрәмен, иртән мәчеттә булу сәбәпле, туры эфирда карый алмаганнар да, илебезнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче кардәшләребез дә карасын һәм рухлансын өчен, шул ук көнне сәгать 11.00дә кабатлап күрсәтәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International