Район башлыгы Әлмәт юлларында ремонт эшләренең барышы белән танышты

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов юл-транспорт инфраструктурасының торышын даими контрольдә тота. 20 июльдә ул шәһәрнең йорт тирәзсе территорияләрендә ремонт эшләренең барышын карады. Рейдта район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Шәһәр юлларын ремонтлауга муниципаль юл фондыннан 32 миллион сум акча бүленгән иде. Фонд ӘМР советы карары белән бу ел башында оештырылды. Хәзер эшләр тәмамланган диярлек, Шевченко, Советская, Ленин, Балакина, Тельман урамнарында,Төзүчеләр проспектында урам участоклары ремонтланды, хәзер Полевая урамында эш бара.

Район башлыгы Мәҗит Салиховның юллап йөрүе белән быел квартал эчләрендәге территорияләрне төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 30 миллион сум өстәмә акча алынган иде. Хәзер Луговая, Геофизическая, Советская, Толстой, Чапаев урамнарында эшләр башкарылды. Ленин урамында Шарлавыклы буалардан “Ак барс” банкына кадәр тротуар яңартыла, 11 мәктәп районында һәм башка территорияләрдә эшләр бара.

Ленин-Әминов урамнары чатында эшләр нык бара. Белгечләр әйтүенчә, якын арада машина йөртүчеләр бу чат аша йөри алачаклар. Җәяүлеләр юл аша имин чыга алсын өчен светофорлар да куела.

Район башлыгы юл төзүчеләрнең көчәйтелгән режимда эшләвеннән канәгать калды, шәһәр урамнарын-юлларын төзекләндерү өчен зур суммалар чыгарган “Татнефть” компаниясе җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International