ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
1-10 октябрь көннәрендә “Җәяүлеләр кичүе” дигән профилактика чарасы үткәрелә.
Балалар-яшьләр иҗаты үзәге үзенең ишекләрен 60нчы тапкыр ачты. Элек Пионерлар йорты булган үзәкнең ачылуына быел алты дистә ел тулды.
4 октябрьдә, Корбан бәйрәме көнне Россия армиясендә ислам дине тотучы хәрби хезмәткәрләргә махсус ял көне биреләчәк, дип хәбәр тә “Известия” гәзите.
Сентябрь башында ТР дәүләт хезмәтләре порталында “Подписка” дигән яңа сервис барлыкка килде. Анда федераль, республика һәм район басмаларына язылу өчен акча түләргә мөмкин.
Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда һәм Ф.Кәрими мемориаль музеенда 2 сентябрьдән 30 сентябрьгәчә студентлар һәм мәктәп балалары өчен “Этносара мөнәсәбәтләр һәм толерантлык формалаштыру” дигән темага лекцияләр укылды.
“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр белән күңелле очрашу үткәрелде.
2009 елның маенда Копенгагенда социаль педагогларның XVII халыкара конференциясе булган иде. Анда 44 ил, шул исәптән Россия вәкилләре дә катнашты.

1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Әлмәт мәшгульлек үзәгендә һәр чәршәмбедә 9дан 12 сәгатькә кадәр Украина территориясен калдырып китәргә мәҗбүр булган кешеләр кабул ителә.
Бүген Әлмәт районында райпоның 50дән артык кибете эшләп тора. 30 сентябрьдә, өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан Урсалыбаш авылында тагын бер кибет ачылды, ул көндәлек куллану товарлары белән сату итәчәк.
Бүген Татарстанның иң карт кешесе Кадерниса Шафигуллинаны Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне белән котлау булды. Быел җәй аңа 108 яшь тулды. Шул яшькә җитүче ул Татарстанда берәү генә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International