Бүген Халыкара социаль педагог көне

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
2009 елның маенда Копенгагенда социаль педагогларның XVII халыкара конференциясе булган иде. Анда 44 ил, шул исәптән Россия вәкилләре дә катнашты. Шул конференциядә барлык социаль педагогларның халыкара көнен булдыру турында карар кабул ителде.

Социаль педагогика – тәрбияне социализация контекстында өйрәнә, ягъни шәхеснең тәрбияләнүенә мохитнең йогынтысын исәпкә ала торган фән. Социаль педагогиканың функцияләреннән берсе – кешене оптималь рәвештә тәрбияләргә мөмкинлек бирә торган чаралар системасын эшләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International