ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген район советында һәм башкарма комитетында эшләүчеләр шәһәр паркында 40 төп миләш утырттылар. Агач утырту бөтенроссия “Яшә, урман!” акциясе кысаларында башкарылды.
Өлкән яшьтәге кешләр көне алдыннан 4нче урта мәктәптә шәһәр җитәкчелегенең ветераннар белән традицион очрашуы булды.
ТР муниципаль төзелмәләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров әлмәтлеләрне Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне белән котлады.
Ветераннар активының Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көненә багышлап драмтеатрда үткәрелгән тантаналы җыелышында ветеран оешмалары активистларын район башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова, “Татнефть” ААҖнең профком рәисе Гомәр Яруллин, ветераннар советы әгъзалары котлады.
Район башкарма комитетында дәвалау учреждениеләренең җитәкчеләре катнашында Әлмәт районында кешеләрне үз-үзенә кул салу хәленә калдырмау һәм психотерапевтик ярдәм күрсәтү темасына киңәшмә булды.
30 сентябрьдә Яшьләр бистәсендә Әлмәт районының авыл фольклор коллективлары катнашында өченче тапкыр “Алтын көз” фестивале үтте.
Быел Ислам дине тотучыларның иң олы бәйрәмнәреннән берсе Корбан бәйрәме 4 октябрьгә шимбә көнгә туры килә.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
Өлкән яшьтәгеләр көне якынлашу уңаеннан Татарстанда яшәүче 100 яшен тутырган кешеләрне барлап чыгарга карар ителгән иде.
Халыкара музыка көне 1975 елдан башлап үткәрелә. Аның инициаторы ЮНЕСКО каршындагы музыка советы (IMC) булды. Бу эшне башлап йөрүчеләр арасында композитор Дмитрий Шостакович та бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International