Этносара мөнәсәбәтләр культурасы

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда һәм Ф.Кәрими мемориаль музеенда 2 сентябрьдән 30 сентябрьгәчә студентлар һәм мәктәп балалары өчен “Этносара мөнәсәбәтләр һәм толерантлык формалаштыру” дигән темага лекцияләр укылды.

Елховой авылында Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге музейда балалар өчен “Дөньялар имин булсын” дигән лекция үткәрелде. Аның максаты милләтчелек, экстремизм күренешләренә тискәре мөнәсәбәт, актив тормыш позициясе тәрбияләү иде.

Түбән Мактама бистәсе музеенда ай дәвамында“Этносара мөнәсәбәтләр һәм толерантлык формалаштыру” темасына лекцияләр үтте.

Лекцияләрдән соң студентлар һәм мәктәп балалары әлеге темага үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр, фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International