Татарстанның иң өлкән кешесен котлау

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстанның иң карт кешесе Кадерниса Шафигуллинаны Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне белән котлау булды. Быел җәй аңа 108 яшь тулды. Шул яшькә җитүче ул Татарстанда берәү генә.

Әлмәт районы башлыгы исеменнән Кадерниса әбине район сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин тәбрикләде. Ул ветеранга истәлекле бүләк тапшырды, тазалык теләде.

Кадениса Шафигуллинаны язмыш иркәләмәгән. Зәй рйонының Чыкмай авылында туган кыз яшьли ятим калган. Яңа гаилә кызлыкка алганчы Сарман районында төрле приютларда тәрбияләнгән.

Ире белән ул Свердловск шәһәрендә танышкан. Ире фин сугышында һәлак булганнан соң янә Сарман районының Яхшыбай авылына кайткан, кыз һәм ул тәрбияләп үстергән. Колхозда бригадир булган, аннары Иске Кәшер авылында приютта аш-сучы булып эшләгән.

Приют Салкын Алан авылына күчерелгәч, шул авылда яши башлаган. Авыл мәктәбендә техничка булып эшләгән җиреннән Кадерниса Шафигуллина пенсиягә чыккан.

Бүген Кадерниса әби Әлмәттә кызы белән яши. Җәйләрен Салкын Алан авылына барып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International