Украина гражданнарына матди ярдәм

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Әлмәт мәшгульлек үзәгендә һәр чәршәмбедә 9дан 12 сәгатькә кадәр Украина территориясен калдырып китәргә мәҗбүр булган кешеләр кабул ителә.

Украина гражданнарына бушлай юридик ярдәм күрсәтелә, хезмәткә урнашуда булышлык ителә. 2014 елның 26 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, 39 предприятиедә 757 вакансия бар. Шулардан 305 вакансия торак белән тәэмин ителә. Бүген Украина гражданнары арасында кондуктор, бизәүче һ.б. булып эшкә урнашучылар бар.

Шулай ук Мәшгульлек үзәгенең 103нче кабинетында бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм шартлары турында мәгълүмат алырга мөмкин. 26 сентябрьгә кадәр Украинадан килгән 28 кешегә шундый ярдәм күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International