ЦДЮТ кунаклар кабул итә

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Балалар-яшьләр иҗаты үзәге үзенең ишекләрен 60нчы тапкыр ачты. Элек Пионерлар йорты булган үзәкнең ачылуына быел алты дистә ел тулды.

Бәйрәм чарасы Үзәк алдындагы мәйданда башланды, анда килүчеләрне күңелле уеннар һәм эстафеталар, концерт программасы, театр остаханәсен карау көтә иде. Теләгән кешеләрнең һәммәсе велосипедны фигуралы йөртүдә осталыгын сыный алды.

Сынлы сәнгать һәм гамәли иҗат буенча мастер-класслар булды. Шулай ук үзәктә тәрбияләнүчеләр тарафыннан ясалган әйберләрне күргәзмә-сату да оештырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International