Медсанчастьта Өлкән яшьтәгеләр көне билгеләп үтелде

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр белән күңелле очрашу үткәрелде. Медсанчасьта 188 пенсионер булып, шуларның күпчелеге, яңгырлы көн булуга да карамастан, очрашуга килә алды. Коллектив исеменнән ветераннарны баш врач урынбасары Ринат Харисов тәбрикләде, аларга сәламәтлек, озын гомер теләде, сәламәтлек саклау өлкәсендә куйган зур хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Ветераннар советыннан хезмәттәшләрен “Почет билгесе” ордены кавалеры Лидия Зайцева котлады. Ул 60 еллап элек барак тибындагы биналарда эшли башлауларын искә төшерде, бу бәйрәмне оештырулары, ярдәмгә һәрвакыт әзер булулары, пенсионерлар өчен тарихи урыннарга сәяхәтләр оештырулары өчен учреждение җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Юбилейлары 2014 елга туры килгән пенсионерларны көчле алкышлар астында тәбрикләделәр. Тантаналы кичә шәһәрнең танылган артистлары һәм медсанчастьның “Доктор Смайл” КВН командасы башкаруында күңелле концерт номерлары белән барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International