Ислам динен тотучы солдатларны увольнениегә чыгарачаклар
2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
4 октябрьдә, Корбан бәйрәме көнне Россия армиясендә ислам дине тотучы хәрби хезмәткәрләргә махсус ял көне биреләчәк, дип хәбәр тә “Известия” гәзите. Бу көнне сугышчан дежурлыкта яки каравылда булучылар гына иркенгә чыга алмаячак.
Оборона министрлыгыннан алынган мәгълүматка караганда, мөселман хәрбиләренең корбан чалу, бәйрәм пылавы әзерләү, шулай ук башка йолаларны үтәү мөмкинлеге булачак.