Урсалыбаш авылында райпоның яңа кибете ачылды

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Бүген Әлмәт районында райпоның 50дән артык кибете эшләп тора. 30 сентябрьдә, өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан Урсалыбаш авылында тагын бер кибет ачылды, ул көндәлек куллану товарлары белән сату итәчәк.

Бу вакыйга авыл кешеләре өчен бүләк булды. Хәзер авылда 420ләп кеше яши, 2 хосусый кибет бар. Ләкин авыл кешеләрен азык-төлек һәм көндәлек товарлар белән тәэмин итү өчен бу җитми.

Сөләй авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Шәйдуллина әйтүенчә, бер очрашу вакытында авыл кешеләре райпо кибете ачуны сораганнар. Әлмәт райпосы бу идеяне күтәреп алган, тиз арада бер бинаны ремонтлаганнар, сатучылар һәм сатып алучылар өчен әйбәт шартлар тудырылган. Бүген яңа кибет киштәләрендә авыл кешеләренә көн дә кирәк була торган бөтен нәрсә бар.

Кибетне ачуга ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рияз Комаров, Әлмәт райпосы рәисе Җәмил Насретдинов килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International