ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Татнефть” ААҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Әлмәт муниципаль районы һәм “Рухият” рухи яңарыш фонды әлмәтлеләрне һәм кунакларны 29 октябрьдә 18 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында узачак Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр тапшыру тантанасына чакыра.
Быел Татарстан Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы кысаларында 222 кеше грант алды. Бу хакта  ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстанда 8 меңләп федераль дәрәҗәдә, 14 меңләп төбәк юллары һәм муниципаль юллар исәпләнә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, Татарстан юлчылары кышкы сезонга тулысынча әзер.
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы, 1 миллион сумнан артык акча тотып, шефлыктагы социаль объектларда ремонт эшләрен тәмамлады.
13-19 октябрьдә Татарстанда бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең 62 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе
Бер атна эчендә, 13-19 октябрьдә, Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыруның 413 очрагы теркәлгән. Бу 100 мең кешегә 14,3 очрак дигән сүз
Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе 1 ноябрьдән физик затларга 2013 ел өчен милек салымы түләү срогы чыгуын искә төшерә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәм һәм хәйрия бүлеге “Сабыйга” дип аталган акция уздыра. Әлеге чара кысаларында ятим сабыйларга кирәк-яраклар (подгузниклар, балалар ризыклары, пеленкалар һ.б.) җыела
14 октябрьдә Әлмәттә “Җиңүне каршылап” дигән телемарафон үткәрелде, ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына чаралар комплексы үткәрү өчен акча җыюның рәсми старты булды
17-18 октябрьдә Казанда татар-башкорт милли көрәше буенча XIX шәхси-команда беренчелегенә республика ярышы булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International