Татарстанда “Сабыйга” акциясе башланды

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәм һәм хәйрия бүлеге “Сабыйга” дип аталган акция уздыра. Әлеге чара кысаларында ятим сабыйларга кирәк-яраклар (подгузниклар, балалар ризыклары, пеленкалар һ.б.) җыела. Шулай ук акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр үзләренең сәдакаләрен “Сабыйга” дип язылган тартмаларга салып калдыра ала.

Белешмәләр өчен телефон: 8(917)2883799, 8(951)0614465. Акция 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International