Татарстан юллары теләсә нинди һава шартларына да әзер

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Татарстанда 8 меңләп федераль дәрәҗәдә, 14 меңләп төбәк юллары һәм муниципаль юллар исәпләнә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, Татарстан юлчылары кышкы сезонга тулысынча әзер.
“Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре тәүлек буе кизү тора. Республикада бу өлкәдә 900 ләп техника эшли, һәм без теләсә нинди һава шартларына да әзер”, - диде ул.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, шулай ук, кышкы сезонда юлларга сибәр өчен 70 мең тонна тоз һәм 310 мең тонна комлы тоз әзерләнүен дә хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International