ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
23-27 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә аномаль салкын һава торышы, температура 7-10 градус салкын булуы көтелә
“Нефтьче” мәдәният сараенда Төркиянең танылган эстрада җырчысы Кидир Сомер һәм Азнакай шәһәренең мәдәният әһелләре катнашында “Кардәшлеккә ни җитә” дигән концерт булды. Ул Төркиянең Азнакай белән тугандаш Тарсус шәһәре арасындагы мәдәни-экономик бәйләнешләр кысаларында оештырылды.
Татарстанда 2014 елда сыер абзарларын һәм силос-сенаж траншеяларын капиталь ремонтлау программасын үтәү мәсьәләләре видеоконференция режимында тикшерелде.
Салым түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көне 25 октябрьдә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә үткәрелә. Бу чара барышында салым түләүчеләргә физик затларның мөлкәтенә, җиргә һәм транспорт чараларына салым тәртибе турында тулырак мәгълүмат алу мөмкинлеге тудырыла.
Легенда, якты йолдыз, сәхнә остасы, алиһә, солтанбикә, сирәк асылташ, җиңгәчәй...
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2014 елда Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителүен белдерде.
Әлмәттә “КӘБИР ҺӘМ ФАЗЫЛ ТУЙКИННАР: ЗАМАН, ШӘХЕС, ЧЫНБАРЛЫК” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.
34 октябрьдә Әлмәттә белем бирү учреждениеләре базасында,Татарстанда Мәдәният елы үткәрелүгә һәм балалар өчен нәшер ителгән басмаларга багышлап, «Балаларга шатлык бүләк итик» чарасы үтәчәк. Анда «Сабантуй», «Салават күпере», «Тылсымлы куллар», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» журналларның мөхәррирләре катнаша.
Һава торышы кискен үзгәрү сәбәпле, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә автомобиль йөртүчеләрне тиз арада кышкы көпчәкләргә күчәргә өндиләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта да сүз булды.
Татарстанда "Кадрлар резервы" республика проектының 6нчы сезоны башланды. 15 октябрьдән 17 ноябрьгә кадәр 16 дан 30 яшькәчә теләгән һәммә кеше проектта катнашу өчен сайтта гариза калдыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International