“Алнас” заводы Әлмәтнең социаль объектларын төзекләндерүгә 1 миллион сумнан артыграк акча тотты
2014 елның 21 октябре, сишәмбе
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы, 1 миллион сумнан артык акча тотып, шефлыктагы социаль объектларда ремонт эшләрен тәмамлады.
12 меңнән артык кеше яшәгән 17нче ТОСМСның баш предприятиесе буларак, “Алнас” 13нче урта мәктәпнең актлар залын яңартты, Чапаев урамындагы 3нче торак йортның ишек алдындагы юлны төзекләндерде, шулай ук 65нче “Ивушка” балалар бакчасының түбәсен тулысынча алыштырды.
“Тугыз ай йомгаклары буенча завод хәйрия проектларына барлыгы 6 миллион сумнан артык акча тотты, - ди завод директоры Сергей Саченко. – Шуның яртысы футбол буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбен үстерүгә тотылды”.