Бер атнада 60 тан артык татарстанлы бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән чирләгән

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
13-19 октябрьдә Татарстанда бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең 62 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.

Аерым алганда, Чаллыда әлеге чирнең 14 очрагы, Түбән Кама районында - 10, Казанда - 8, Кукмара районында - 4, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай, Мамадыш районнарында - 3, Саба, Тукай, Балык Бистәсе, Аксубай районнарында - 2, Азнакай, Алабуга, Теләче, Балтач, Актаныш, Зәй районнарында берәр очрак ачыкланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International