Быел ТР Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы буенча 200 дән артык кеше грантлар алган

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Быел Татарстан Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы кысаларында 222 кеше грант алды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.

“Алгарыш” грант программасы 2006 елдан бирле гамәлдә, дип искәртте спикер. Бу чорда 3137 кеше грант алган. Агымдагы елда грант алучылар исәбендә студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, профессор-укытучылар составы, инглиз теле укытучылары, гомум белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, проект төркемнәре, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре белгечләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре дә бар.

“Партнер программалары” юнәлеше урынына яңа “Яшь белгечләр” юнәлеше барлыкка килде. Шулай итеп, программадан киң даирә куллана ала”, - диде докладчы.

“Алгарыш” мәгълүматлар базасының интерактив системасы эшләнгән һәм кертелгән. Системаның төп бурычы – “Алгарыш” программасында катнашучылар турындагы мәгълүматны автоматлаштырылган рәвештә җыю, эшкәртү һәм саклау, грант алучыларның килешү таләпләрен үтәвен контрольдә тоту, шулай ук программаны тәмамлаучыларның һөнәри казанышлары турындагы мәгълүматлар банкын формалаштыру.

Спикер шулай ук “Глобаль мәгариф” федераль программасы турында да сөйләде.

Ул социаль өлкәдә фән, педагогика, медицина һәм инженер кадрларын, идарәче кадрларны саклау һәм арттыруга, чит ил мәгариф оешмаларына мөстәкыйль рәвештә укырга кергән Россия гражданнарын эшкә урнаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International