Телемарафон дәвамында Әлмәттә 2 миллион сумнан артык акча җыелды

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
14 октябрьдә Әлмәттә “Җиңүне каршылап” дигән телемарафон үткәрелде, ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына чаралар комплексы үткәрү өчен акча җыюның рәсми старты булды.

Җыелган акчалар ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтүгә һәм Бөек Ватан сугышында һаләк булганнарның истәлеген мәңгеләштерүгә тотылачак. Телемарафон әлмәтлеләргә актив гражданлык позициясе күрсәтергә, җәмәгатьчелекнең игътибарын ветераннарның проблемаларына юнәлтергә мөмкинлек бирде. 20 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, җыелган акча 2,398 миллион сум тәшкил итте.

Телемарафон бу игелекле акциянең башы гына. Аңа кушылырга теләүчеләр өчен шәһәрнең 10 кибетендә үтәкүренмәле тартмалар куелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International