Бер атна эчендә Татарстанда кискен эчәк инфекцияләре белән авыруның 400 дән артык очрагы теркәлгән

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Бер атна эчендә, 13-19 октябрьдә, Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыруның 413 очрагы теркәлгән. Бу 100 мең кешегә 14,3 очрак дигән сүз.

Бу - алдагы атнадагы күрсәткечкә тәңгәл, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International