Әлмәт командасы милли көрәш буенча республика ярышында беренче урын алды

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
17-18 октябрьдә Казанда татар-башкорт милли көрәше буенча XIX шәхси-команда беренчелегенә республика ярышы булды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына бу ярышлар ел саен үткәрелә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көненә туры китерелә. Анда Татарстанның авыл районнары командалары катнаша, көрәшчеләр 60, 70, 80, 90, 100, 130 кг.га кадәр һәм 130 кг.нан артык авырлык категорияләрендә көч сынашалар.

Быел ярышта 55 команда, барлыгы 328 спортчы бил алышты.

Әлмәтлеләр быел да лидерлыкларын расладылар. Үз авырлык категорияләрендә призлы урыннар яулап, Хәмидуллин Зөлфәт, Синякаев Рамил, Каримов Илнар, Шәяхмәтов Ирек, Гозәеров Марсель һәм Билалов Айвар Әлмәт командасын беренче урынга чыгардылар! Икенче урында Түбән Кама, өченче урында Тукай районы командалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International