ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, өченче яки аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә ярдәм итүгә айлык акчалата түләүләр өчен, 2015 елда субсидия түләүләренә 13 млрд сум чамасы акча бүлеп бирүне раслады.
ТР Дәүләт Советының бүгенге утырышында ТР Конституция суды рәисе сайланды. Әлеге вазыйфаны Фәрхәт Госман улы Хөснетдинов башкарачак
23 декабрьгә республикадагы эшсезлек дәрәҗәсе 0,74 процентны тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
24 декабрьдә Әлмәттә тантаналы шартларда шәһәрнең төп Яңа ел чыршысы ачылды.
Киләсе елга балалар федераль буйсынудагы Россия музейларына бушлай йөри алачак.
Хакимият һәм район башлыгы Мәҗит Хаҗипов исеменнән Мидхәт Җәләевне 89 яше тулу белән район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин котлады. Ул ветеранга сәламәт озын гомер, гаилә иминлеге теләде, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды
Әлмәт татар дәүләт драма театрында сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм аз җиткелекле гаиләләрдә яшәүче балалар өчен традицион хәйрия утреннигы булды
Шушы елның гыйнвар-ноябрь айларында Татарстан юлларында 14 бала һәлак булган, тагын 611 бала төрле җәрәхәтләр алган. Шул чорда балалар катнашы белән 564 юл-транспорт вакыйгасы булган
Татарстанда яңа елда фельдшерлык-акушерлык пунктлары “Смарт-ФАП” итеп җиһазланачак. Монда сүз фельдшерлар пациентлар белән тиешле тикшерүләр алып барырлык махсус җиһазлар кую турында бара. Аннары тикшерүнең нәтиҗәләре үзәк район дәваханәсенә җибәрелә, анда аларны врач карый
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары кичәге утырышта “ТРда җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турында” закон кабул иттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International