Медведев, өченче яки аннан да күбрәк бала туганда, түләүләр өчен субсидия раслады

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, өченче яки аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә ярдәм итүгә айлык акчалата түләүләр өчен, 2015 елда субсидия түләүләренә 13 млрд сум чамасы акча бүлеп бирүне раслады.

Бу демографик вазгыять тискәре булган Федерация субъектларына 2015 елда мохтаҗ гаиләләргә түләүләр буенча вәкаләтләрен үтәү мөмкинлеге бирәчәк.

Бу карар Россия Президентының 2012 елның 7 маенда “Россия Федерациясендә демографик сәясәтне гамәлгә кую чаралары турында”гы указы буенча РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән.

Президент указы белән Федерация субъектларының югары вазифаи затларына ярдәмгә мохтаҗ гаиләдә 2012 елның 31 декабреннән соң өченче яки аннан да күбрәк туган балаларга өч яшькә кадәр айлык акча түләүләре (Федерация субъектында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләмендә) билгеләргә тәкъдим ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International