Киләсе елда Татарстанда ФАПлар Смарт-ФАПка әйләнәчәк

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстанда яңа елда фельдшерлык-акушерлык пунктлары “Смарт-ФАП” итеп җиһазланачак. Монда сүз фельдшерлар пациентлар белән тиешле тикшерүләр алып барырлык махсус җиһазлар кую турында бара. Аннары тикшерүнең нәтиҗәләре үзәк район дәваханәсенә җибәрелә, анда аларны врач карый.

“ФАП мини-диагностика үзәге кебек эшли башлаячак”, - диде ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Бу проектны гамәлгә ашыру өчен 20 миллион сум акча тоту планлаштырыла.

Республикадагы 1790 ФАПның 231е яңа модульле пунктлар, беренче чиратта Смарт-ФАП итеп шулар үзгәртеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International