Дружиначыларның махсус таныклыгы һәм формасы булачак

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары кичәге утырышта “ТРда җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турында” закон кабул иттеләр. Закон Татарстанда халык дружиналарының эшчәлеген координацияләү штабы булдыруны күздә тота. Шулай ук дружиначыларның махсус таныклыгы һәм формасы булачак. Моннан тыш халык дружиначыларына, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына компенсация бирү тәртибе дә каралган.

Бу законны гамәлгә ашыру өчен республика казнасыннан 8,5 миллион сум акча тоту кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International