Театрда Яңа ел бәйрәме

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Әлмәт татар дәүләт драма театрында сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм аз җиткелекле гаиләләрдә яшәүче балалар өчен традицион хәйрия утреннигы булды. Аны үткәрергә “Чулпан” иминият компаниясе һәм Кулланучыларның кредит кооперативы «Приволжский Фонд Сбережений» ярдәм итте.

Кичәнең беренче өлешендә яшь режиссер Ренат Фәтхиев куйган “Ел фасыллары” дигән тылсымлы әкият-спектакль булды.

Аннары бәйрәм икенче каттагы фойеда дәвам итте. Анда балаларны яңа геройлар, күңелле уеннар, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уены һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Карбикә көтә иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International