Шушы елның гыйнвар-ноябрь айларында Татарстан юлларында 14 бала һәлак булган, тагын 611 бала төрле җәрәхәтләр алган. Шул чорда балалар катнашы белән 564 юл-транспорт вакыйгасы булган.
Балалар пассажир булган 259 авариядә 10 баланың гомере өзелгән, 300ләбе травма алган. Һәлак булган балалар барысы да махсус җайланма белән эләктереп куелмаган булган.
11 ай эчендә республика юлларында 235 баланы машина бәргән, шуларның өчесе һәлак булган.