Республикада эшсезлек дәрәҗәсе 0,74 процент тәшкил итә

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
23 декабрьгә республикадагы эшсезлек дәрәҗәсе 0,74 процентны тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 171 гә кешегә артып, хәзер 15010 эшсез исәпләнә.

17-23 декабрь көннәрендә мәшгульлек хезмәте органнарында 838 эшсез теркәлгән. Аларның 671е эштән азат ителгән, шул ук вакытта 426сы хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырган, 129ы - оешма ябылу яки хезмәткәрләр штаты кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International