Бу көнне кызыклар чыннан да бик күп булды. Балалар әти-әниләре белән шәһәрдәге иң зур тауда шудылар, боз лабиринтларында бер-берсе белән куыштылар, таганда атындылар.
16.30 сәгатьтә матур чыршы астында Яңа ел тамашасы башланды. Анда традицион персонажлар белән бергә Яңа ел символы – Кәҗә дә катнашты.
Әлмәтлеләрне район башлыгы Мәҗит Салихов котлады. Үзенең чыгышында ул үткән елның әлмәтлеләр өчен уңышлы булуын билгеләп үтте.
Традиция буенча чыршы утларын Кыш бабай кабызды. Аннары мәйдан өстенә таралган музыка дулкыннары астында күк йөзен аллы-гөлле утлар балкышы бизәде. Тамаша тәмамланганнан соң балалар өчен Яңа ел бүләкләре белән кызыклы эстафеталар булды, теләгәннәр өчен сәүдә палаткаларында кайнар чәй әзер иде.