Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт Җәләевнең туган көне

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Хакимият һәм район башлыгы Мәҗит Хаҗипов исеменнән Мидхәт Җәләевне 89 яше тулу белән район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин котлады. Ул ветеранга сәламәт озын гомер, гаилә иминлеге теләде, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Мидхәт Кашаф улы Лениногорск районының Ормышлы авылында туган. Хезмәт юлын колхозда башлаган. 1943 елда армиягә алынган. Аны Байкал артына Чита өлкәсенә җибәрәләр. Артиллерия полкында радиотелеграфист булып хезмәт итә.

Демобилизаөияләнгәннән соң Мидхәт Җәләев туган авылына әйләнеп кайта, бригадир булып эшли. 1953 елда аны авыл советы рәисе итеп сайлап куялар.

1967 елда фронтовик Әлмәткә күчеп килә һәм “Елховнефть” идарәсендә нефть чыгаручы оператор булып эшли башлый. 1988 елда пенсиягә чыга.

Нефть идарәсе җитәкчелеге, ветеранга хөрмәт күрсәтеп, “Ромашкино” санаториена юллама белән бүләкләде.

Ветеран хәзер хатыны Мәгъсүмә белән кызы Ильвира гаиләсендә яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International