ТР Конституция суды рәисе билгеле булды

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советының бүгенге утырышында ТР Конституция суды рәисе сайланды. Әлеге вазыйфаны Фәрхәт Госман улы Хөснетдинов башкарачак.

Фәрхәт Хөснетдинов 1964 елда ТАССРның Кукмара районы Олы Кукмара авылында туган. Ул Казан дәүләт университетының юридик факультетын "хокук белеме" белгечлеге буенча тәмамлаган.

2006-2010 елларда ТР Премьер-министры секретариатын җитәкләде. Конституция суды рәисе булып сайланганчы, ул ТР Президенты эшләре белән идарә итә иде. Әлеге вазыйфасын Фәрхәт Госман улы 2010 елдан бирле башкарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International