ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2015 ел
шимбә
13 февральдә Яңа Нәдер авылында 2014 елга йомгак ясау җыелышы булды. Анда ТР президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, “Татнефть” ААҖнең баш инженеры Наил Ибраһимов катнашты
13 февральдә Яшьләр үзәгендә Әлмәт районы Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең 2014 ел өчен хисап җыелышы булды. Җыелышта ТР президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова катнашты
Татарстанда 14 февраль - Гашыйклар көнендә 331 пар кавышачак. Чагыштыру өчен: узган ел 423 пар өйләнешкән булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итте
Татарстанда география һәм рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырырга теләк белдереп гариза бирүчеләр юк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мабугат хезмәте
Әлмәт физкультура көллиятендә 13 февральдә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы югары һәм урта уку йортларында укучы студентларның Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 26 еллыгына багышланган хәрби-спорт ярышлары булды
13 февральдә Әлмәт районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр иҗатының “Йолдызчыклар” конкурсының гала-концерты булды. Бу конкурс бәләкәчләрнең иҗат мөмкинлекләрен ачу һәм үстерү, педагогларның иҗади очрашуын һәм тәҗрибә уртаклашуын оештыру максатында инде унынчы тапкыр үткәрелә. Аның “Хореографик иҗат”, “Вокаль иҗат” һәм “Конферанс” номинацияләре бар

13
февраль, 2015 ел
җомга
13 февральдә Хәрби дан мәйданында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 26 еллыгына багышланган митинг булды. Интернациональ бурычларын үтәгән сугышчыларны искә алырга район җитәкчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстандагы сугышта, локаль хәрби конфликтларда катнашучылар, һәлак булган егетләрнең ата-аналары, предприятиеләрдә эшләүчеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары килгән иде
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов 13 февральдә Әфганстанда һәлак булган солдатларның гаиләләре белән очрашты. Очрашу интернационалист-сугышчыларның хәрби-патриотик берләшмәсе бинасында чәй табыны янында үтте, ул анда катнашучыларның һәркайсының хәтерендә озак сакланырлык булды
Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары! 14 февральдә 16.00 сәгатьтә “Иске Әлмәт” мәдәният сараенда Р.Нәгыймов исемендәге 1нче музыка мәктәбенең 60 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт була
Бүген Видеоконференция режимында ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре белән рәсмиләштерелмәгән мәшгульлекне киметү һәм ТР муниципаль берәмлекләрендә мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәре килүне арттыру буенча эшләү турында киңәшмә булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International