Әлмәттә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 26 еллыгын билгеләп үттеләр

2015 елның 13 феврале, җомга
13 февральдә Хәрби дан мәйданында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 26 еллыгына багышланган митинг булды. Интернациональ бурычларын үтәгән сугышчыларны искә алырга район җитәкчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстандагы сугышта, локаль хәрби конфликтларда катнашучылар, һәлак булган егетләрнең ата-аналары, предприятиеләрдә эшләүчеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары килгән иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга батырлыклары өчен рәхмәт әйтте, озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.

Митингта котлау һәм рәхмәт сүзләре белән Әлмәт районы хәрби комиссары Ришат Сабиров, Әфганстандагы сугыш ветераннарының “Хәтер” берләшмәсе җитәкчесе Сергей Брусов чыгыш ясады.

Митинг ахырында һәлак булган интернационалист-сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аларның һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International