Әлмәттә кризиска каршы чаралар күрү дәвам итә

2015 елның 13 феврале, җомга
Бүген Видеоконференция режимында ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре белән рәсмиләштерелмәгән мәшгульлекне киметү һәм ТР муниципаль берәмлекләрендә мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәре килүне арттыру буенча эшләү турында киңәшмә булды.

Башкарма комитет җитәкчеләре урындагы хәлләр, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү өчен күрелә торган чаралар турында сөйләделәр.

Әлмәт районында кризиска каршы чаралар күрү дәвам итә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов видеоконференциядә мөмкин булган барлык нәрсәләр эшләнүен хәбәр итте: хезмәт базарының торышы даими күзәтүдә, 2015 ел ахырына кадәр бушатылырга мөмкин булган кешеләр фаразлана, предприятиеләрдә булган вакансияләр җыелмасы эшләнә. Моннан тыш, комиссия эш бирүчеләр белән хезмәт килешүләре булмаган гражданнарны, эш хакын “конвертлата” бирүне, МРОТтан кимрәк эш хакы түләү фактларын ачыклый.

Комиссия әгъзалары салым органнары, пенсия фонды һәм социаль иминият фонды хезмәткәрләре белән бергәләп камераль тикшерүләр үткәрәләр. 13 февральгә 610 оешма тикшерелде инде.

Башкарма комитетта кайнар линия тәүлек буена эшли, анда әлегә 4 хәбәр алынды.

Кайнар линия телефоны: 45-50-09. Анонимлык гарантияләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International