Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 26 еллыгына багышланган хәрби-спорт ярышлары булды

2015 елның 14 феврале, шимбә
Әлмәт физкультура көллиятендә 13 февральдә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы югары һәм урта уку йортларында укучы студентларның Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 26 еллыгына багышланган хәрби-спорт ярышлары булды. Программада строй смотры, эстафета, ату ярышы, автомат сүтеп-җыю, турникта тартылу, идәннән күтәрелү бар иде.

Ярышлар алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов анда катнашучыларга уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International