Хәтер гранит кебек нык булсын

2015 елның 13 феврале, җомга
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов 13 февральдә Әфганстанда һәлак булган солдатларның гаиләләре белән очрашты. Очрашу интернационалист-сугышчыларның хәрби-патриотик берләшмәсе бинасында чәй табыны янында үтте, ул анда катнашучыларның һәркайсының хәтерендә озак сакланырлык булды.

- Бүгенге очрашу Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы елында үтә, - диде Марат Гыйрфанов. – Сез, кадерле ата-аналар, батыр уллар үстердегез, без аларны бервакытта да онытмыйбыз. Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән сезгә сәламәтлек, иминлек теләкләре җиткерәм.

Очрашуда Әлмәт районы хәрби комиссариаты начальнигы Ришат Сабиров, “Хәтер” берләшмәсе җитәкчесе Сергей Брусов чыгыш ясады.

Солдат аналары исеменнән чыгыш ясаган Алсу Шафигуллина ӘМР җитәкчелегенә һәм “Хәтер” берләшмәсе аппаратына һәр яклап ярдәм күрсәтүләре, кайгыртулары өчен рәхмәт әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International