Әлмәттә Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең хисап җыелышы булды

2015 елның 14 феврале, шимбә
13 февральдә Яшьләр үзәгендә Әлмәт районы Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең 2014 ел өчен хисап җыелышы булды. Җыелышта ТР президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова катнашты.

Төп доклад белән идарә җитәкчесе Геннадий Золкин чыкты. Ул узган елның спорт җәһәтеннән Әлмәт районы өчен бик уңышлы булуын, төрле дәрәҗәдәге байтак медальләр китерүен әйтте. 112 спортчы спортның төрле төрләре буенча ярышларда призер һәм җиңүче булган. Бүгенге көндә районда спортның 50дән артык төре үстерелә, әйбәт материаль база һәм кадрлар бар. Бу нефтьчеләр каласында республика һәм хәтта Россия масштыбындагы ярышлар да үткәрергә мөмкинлек бирә.

Резеда Заһретдинова Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хезмәткәрләренә район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән актив һәм нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерде, районда спорт үсешенә матди ярдәм күрсәтүче предприятиеләрне билгеләп үтте.

Җыелыш иң яхшы спортчыларны һәм тармак хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International